Татарстанлыларга социаль контракт буенча 350 мең сум җәлеп итәргә һәм бизнес-идеяне тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге социаль контракт буенча үз бизнесын яки ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә дәүләттән 350 мең сум күләмендә субсидия алырга җыенучы гражданнар өчен укыту программасында катнашуга гаризалар җыюны башлап җибәрә.

7 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Татарстанның 19 шәһәрендә социаль контрактлар буенча проектларны уңышлы гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм татарстанлылар арасында дәүләт ярдәменең әлеге инструментын популярлаштыру максатыннан оффлайн-семинарлар уза. 

Чарада катнашырга физик затлар, эшсез гражданнар, шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү яки социаль яклау үзәгендә исәптә торучылар чакырыла.

Йомгаклау семинары 22 декабрьдә Казанда узачак. Элегрәк чаралар республиканың Зеленодольск, Әлмәт, Баулы, Чистай, Казан, Лениногорск, Менделеевск, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Азнакай, Нурлат, Арча, Буа, Әгерҗе, Кукмара һәм Минзәлә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узды.

Спикер – эшкуар, «Tolstoywear» кием җитештерүче һәм бизнес-омбудсменның җәмәгать вәкиле Михаил Кузнецов булачак. Ул катнашучыларны социаль контракт төзү шартлары белән таныштырачак, алган акчаларны нәрсәгә юнәлтергә, нинди адымнар ясарга һәм бер тапкыр бирелә торган яки айлык түләү өчен документлар әзерләргә кирәклеген аңлатачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат

Үткәрү вакыты: 23 декабрь, 17: 00.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ярдәме белән бушлай уздырыла.

Сылтама буенча теркәлү: https://seminar16.ru/

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: + 7-904-670-62-81, Шумейко Виктория

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International