Яңа ел алдыннан «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республикада мобилизацияләнгәннәрнең иҗади сәләтле балалары өчен, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләр өчен хәйрия акциясе уздыра. Яңа ел каникулында балалар Мәскәүгә, аның төп истәлекле урыннарына һәм Кызыл мәйданда уздырылачак балалар өчен яңа ел тамашасына барачаклар.
#мойбизнеспомогает акциясе талантлы балаларның иҗади потенциалына ярдәм итү һәм аларны киләчәктә үстерүгә этәрү өчен уздырыла. Акциядә эшкуарлар һәм битараф булмаган барлык гражданнар катнаша һәм балалар хыялын тормышка ашыра ала.
Хәзер «Минем бизнес» үзәге мәдәният йортларында һәм иҗат үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр исемлегеннән мохтаҗлар һәм үзенең иҗади эшчәнлегендә активлар категориясенә туры килүче акциядә катнашучыларны сайлап ала. Сайлап алынган балалар законлы вәкил белән бергә оешкан төркем составында Мәскәүгә барачак. Аларга бушлай очышлар, яшәү һәм Зарядье паркында «Щелкунчик» Яңа ел балет-операсын карау мөмкинлеге биреләчәк.
Сайлап алынган катнашучылар 22 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Казан Кремле диварлары буенда узачак «Мин Татарстан инде ул» үзмәшгульләр Яңа ел ярминкәсе сәхнәсендә үз номерлары белән чыгыш ясаячак. Ярминкәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төркем исемлеген игълан итәчәк һәм тантаналы рәвештә катнашучыларга билетлар тапшырачак.
Шулай ук «Мин Татарстан инде ул» ярминкәсе кысаларында теләге булган һәркем республиканың күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләренә бүләк калдыра ала торган локация эшләячәк.
«Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефонына +7 (843) 524-90-90 шалтыратып, акция турында төгәлрәк белергә һәм консультация алырга мөмкин.
#МойбизнесПомогает – Россия Икътисади үсеш министрлыгы бөтен ил буенча «Минем бизнес» үзәкләре белән берлектә оештыра торган хәйрия хәрәкәте. Акциянең төп максаты: бизнесны төбәк дәрәҗәсендә мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүгә тарту. Хәйрия фондларына, коммерцияле булмаган оешмаларга, социаль җаваплы бизнеска, социаль волонтерлыкка әлеге башлангыч күбрәк кешеләргә булышырга мөмкинлек бирәчәк.