ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2023 ел
җомга

Инновацияләргә ярдәм итү фонды «Агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык белем бирү учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия АгроНТРИ-2023 бәйгесенең яңа сезонын ачты. Бәйге авыл укучыларында эшкуарлык һәм лидерлык компетенцияләрен үстерүгә ярдәм итә, бу исә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына туры килә. 

2022 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында республика халкына мәгълүмат бирү өчен презентация материаллары әзерләнде. Тулырак мәгълүматны биредә табып була.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Татарстан җитештерүчеләре «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә үз продукцияләрен Үзбәкстанда «Төзелеш – UzBuild 2023» халыкара күргәзмәсендә тәкъдим итә алдылар.

Президентның мәдәни инициативалар фонды «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалардан, коммерцияле һәм муниципаль оешмалардан, шулай ук шәхси эшкуарлардан грант алуга бәйге гаризаларын кабул итүне дәвам итә. Грант ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» программасында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Программа буенча 30 млн сумга кадәр грантны үз производствосын эшләтеп җибәрергә яки киңәйтергә планлаштырган кече предприятие ала алачак.

28 февральдә Татарстан башкаласында «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында бизнес-кейслар чемпионатының чираттагы көндезге этабы узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан – Казан, Чаллы, Кама Аланы, Менделеевск, Минзәләдән 60 ка якын яшь эшкуар катнашты. Исегезгә төшерәбез: чемпионатның беренче туры Татарстан Республикасының 29 мәктәбеннән 330 бала – 33 мәктәп компанияләре өчен онлайн режимда узды.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге бизнес өчен таможня законнарының төп таләпләре турында вебинар үткәрәчәк.

2 мартта ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгендә республиканың эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен «Бизнесны үстерүгә акчаларны каян алырга, финанс агымнарын ничек булдырырга һәм идарә итүгә» дигән темага бушлай тренинг узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтә. 


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында теркәлгән һәр тугызынчы кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм үзмәшгуль үз товарларын онлайн-каналларда сату белән шөгыльләнә. Бер ел эчендә аларның өлеше 7,01 % тан 11,5 % ка кадәр артты. Өстәвенә, аларның 33 процентының интернет-сәүдәдән кереме бердәнбер яки төп хезмәт хакы булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International