Галиәскар Камал театры янындагы мәйданчыкта уза торган «Минем бизнес» үзәге оештырган ярминкәдә ике көн эчендә 200 дән артык үзмәшгуль катнашачак. Алар кибетләрдә сатып алып булмый торган үзенчәлекле продукция тәкъдим итәчәк: алар арасында балта осталары остаханәләре эшләнмәләреннән алып, өй эчен бизәү әйберләре һәм фермер продуктларына кадәр бар. Күргәзмәнең үзенчәлеге милли колоритлы эшләнмәләр – бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар иде.
Ярминкә ачылышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты, ул республика бизнесын Россия эшкуарлыгы көне белән котлады, үзмәшгульләр һәм эшкуарлар өчен федераль һәм республика ярдәм чаралары турында сөйләде.
Камал театры янында ял көннәрендә алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк. Алар бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, лотереялар, викториналар үткәрәчәкләр. Шулай ук республиканың иҗат коллективлары һәм музыкантлары чыгышлары планлаштырылган. Моннан тыш, белем бирү сессияләре дә узачак.
26 – 28 май көннәрендә үзмәшгульләр өчен, электрон техника кибетенә сертификат уйнатып, белем бирү трегы узачак. 27 майда 18.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе, бизнес-тренер Михаил Унтура «Тормыш рәвеше буларак үзмәшгульлек» темасына чыгыш ясаячак, «Минем бизнес» үзәгенең бизнес-тренеры Нина Миронова 28 майда 18.00 сәгатьтә Татарстанда уңышлы үзмәшгуль булуның 5 сәбәбе турында сөйләячәк. Бүләк уйнатуда катнашу өчен КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда 260 меңнән артык үзмәшгуль граждан исәпләнә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында 2020 елдан алып даими рәвештә үзмәшгульләр өчен ярминкәләр үткәрә, барлыгы 50 дән артык шундый чара үткәрелде инде.