Татарстанның 162 компаниясе быел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында комиссияләр утырышы нәтиҗәләре буенча социаль предприятие статусын алды. Бу аларга «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты буенча булган ташламалардан һәм өстенлекләрдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Аерым алганда, агымдагы елда шикәр диабеты булган кешеләргә ярдәм оештыру социаль предприятие дип танылды. Аңа нигез салучы Тимур Николаев социаль челтәрдә 35 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Диабетик көндәлеге» берләшмәсен булдырган. Компания шикәр диабеты белән авыручы кешеләрнең проблемаларын күтәрә һәм аларны чишү юлларын эзли, шулай ук табиблар, пациентлар, муниципаль органнар һәм бизнес арасында белем һәм тәҗрибә уртаклашу буенча ачык сөйләшү атмосферасы тудыра. Оешма мондый статуска социаль яктан зәгыйфь категория гражданнар өчен хезмәтләр тәкъдим итүе бәрабәренә ия була.
«Социаль предприятиеләрнең өстенлекләренең берсе – үз проектын үстерүгә 500 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлеге. Әмма грант конкурсында катнашу өчен 1 июньгә кадәр социаль предприятие статусын алырга өлгерергә кирәк», – дип белдерә «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Михаил Унтура.
Социаль предприятие статусын алу өчен, компаниягә Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенә документлар пакеты тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүматны (843)524-90-90 телефоны буенча белергә мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.