ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов интернет-сәүдәгә һәм онлайн-сатучыларга ярдәм чараларына багышланган брифингта Татарстанда электрон сәүдә үсеше һәм үсеш темплары турында сөйләде.

Бу турыда бүген онлайн-сәүдәгә һәм онлайн-сатучыларга ярдәм чараларына багышланган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Татарстанда интернет-сәүдә базарында әйдәп баручы катнашучыларны җәлеп итү һәм аларның инфраструктурасын үстерү буенча планлы эш алып барыла, бу яңа компанияләр һәм сервислар булдыруга, эш урыннары үсешенә ярдәм итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

28 февральдә Татарстанда эшкуарларның экспортка чыгуы темасына бушлай вебинар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә узачак.


25
февраль, 2023 ел
шимбә

Узган ел Татарстанның кече һәм урта бизнесы 83 млрд сумнан артык ярдәм алган. Шуның 29,3 млрд сумы – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, 21,6 млрд сумы – инвестиция максатларына һәм 2 млрд сумы  мәшгульлеккә ярдәмгә юнәлдерелгән.


24
февраль, 2023 ел
җомга

28 февральдән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту үткәрәчәк. Социаль контракт төзергә планлаштырган физик затларга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнергә, шул исәптән дәүләттән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзергә мөмкинлек бирәчәк.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

22 февральдә Питрәч районында Питрәч муниципаль районы советының дүртенче чакырылыш 30 нчы утырышы узды, аның кысаларында 2022 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары каралды, һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бизнес өчен бушлай хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итү башланды.

Казанда Эстетик медицина үзәге «Ярдәм – 2022» программасы буенча кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 19,8 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.

Икътисади үсеш министрлыгы портал төзеде, анда инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен иң кирәкле һәм потенциаль кызыклы 16 ярдәм чарасы җыелган. Бу – законнарны тотрыклыландыру, финанс стимуллаштыру механизмнары, Икътисади үсеш министрлыгының ташламалы инструментлары һәм өстенлекле режимнары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International