Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив һәм инициативалы өлеше булды һәм булып калалар Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың бизнес җәмәгатьчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Казанда Эшкуар йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны Россия эшкуарлыгы көне белән котлады. «Зур үзгәрешләр вакытында сез җитезлек һәм ныклык күрсәттегез, эш урыннарын саклап калдыгыз, шуның белән җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгын саклауга зур өлеш керттегез», – дип ассызыклады ул.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада эшкуарлык инициативасын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эзлекле эш алып барыла. Федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, ул ташламалы кредитлар, субсидияләр, микрозаймнар һәм поручительлекләр, эш башлаучы эшкуарларга грант ярдәме программаларын, шулай ук үз эшен үстерү буенча бушлай хезмәтләрне үз эченә ала.
Бүген Татарстанда 100 ләп сәнәгать паркы эшли, аларда 1,5 мең резидент үз эшләрен гамәлгә ашыра. 57 меңнән артык эш урыны булдырылган. Әмма сәнәгать паркларының уртача тулылыгы 56 % тәшкил итә. «Бу әлегә аз. Без инфраструктурага шактый зур акча керттек. Безгә һөнәри идарәчеләр кирәк. Инвесторлар белән эшләү җиңелләрдән түгел. Безгә тиешле белгечләр әзерләргә кирәк. Сәнәгать парклары тулы булырга тиеш. Бу безнең КУЭ үсешендә зур резервыбыз», – дип ышанып әйтте республика Рәисе.
Ул республикада бизнеска административ басымны киметү буенча системалы эшне аерым билгеләп үтте. Планлы тикшерүләргә мораторийны озайту да зур нәтиҗә бирде. Әйтик, 2020 елдан планнан тыш тикшерүләр саны 7 тапкырга кимегән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия төбәкләреннән беренчеләрдән булып электрон сәүдә тармагын үстерү программасын кабул итте. Аның кысаларында эшкуарларны укыту буенча системалы эш алып барыла, ул уңай нәтиҗәләр бирә. Узган ел йомгаклары буенча маркетплейслар аша сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны икеләтә артты һәм 45 меңгә җитте. Быел бу сан 49 меңгә җитте. 2022 елда алар 50 млрд сумнан артык товар саткан.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, традицион логистик һәм җитештерү чылбырларын бозу шартларында республика Татарстан предприятиеләрен чимал һәм комплектлау материаллары белән тәэмин итү, шулай ук әзер продукцияне партнерларга җиткерү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша.
«Татарстан эшкуарлары мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булулары белән һәрвакыт дан тоттылар. Татарстан сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре традицияләрен бүген республиканың меңләгән эшкуарлары дәвам итә. Бу аеруча махсус хәрби операция башлану белән ачык күренә. Сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сез зур һәм бик мөһим эш башкарасыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бизнес вәкилләренә.
Очрашуда катнашучылар үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыру, төрле ярдәм чараларын куллану, чит ил базарларына чыгу тәҗрибәсе турында сөйләделәр, шулай ук берничә тәкъдим җиткерделәр.
Чаллы, Түбән Кама һәм Менделеевск шәһәрләрендәге сәнәгать парклары идарәче компанияләре директоры «Сәнәгать ипотекасы» ташламалы кредитлау программасы шартларын киңәйтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инде әлеге программага үзгәрешләр кертү инициаторы булып тора. Бу сорауларны РФ Премьер-министрының бизнес вәкилләре белән киләсе очрашуында җиткерү планлаштырыла. «Безгә «Сәнәгать ипотекасы» аша активрак тоташырга кирәк. Бу җитди ярдәм булыр иде», – диде ул.
Тал чыбыгыннан җиһазлар җитештерү фабрикасы җитәкчесе халык сәнгать кәсебе осталары җитмәвен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда әлеге өлкәдә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. «Сез әйткән нәрсәләргә без кушылырга әзер. Бу икеләтә белем булырга тиеш: алар кырга да һәм эшләргә дә тиеш. Бу темага бик сак карарга кирәк. Без инде күп кәсепләрне югалттык. Аларны торгызырга, ә моның өчен осталар кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе һәм Казанда махсус кәсепчелек һәм һөнәрчелек үзәге ачу планнары турында искә төшерде.
Очрашуда хәләл-сегмент үсеше темасына аерым игътибар бирелде. Татарстанның сыр, бал, кием һәм бизәнү әйберләре җитештерүчеләре үз продукцияләре һәм ислам дөньясы илләре базарларына чыгу планнары турында сөйләделәр.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз чиратында эшкуарлык инициативасын үстерү һәм КУЭга дәүләт ярдәме чараларын законнар белән тәэмин итү буенча алып барылган эш турында сөйләде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм республика һәрвакыт җирле бизнеска ярдәм итәчәк дип ышандырды. «Без очрашырга һәм проблемалар турында сөйләшергә, эшкуарлык җәмәгатьчелеген борчыган сорауларны күтәрергә тиеш. Бездә бик күп чишелмәгән мәсьәләләр, күп проблемалар бар әле. Әгәр без аларны карамасак, алга хәрәкәт сизелмәячәк», – дип өстәде Татарстан Рәисе.