Татарстанда республика экспортерларыннан дустанә илләр һәм РФ территорияләрендә халыкара күргәзмәләрдә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Экспортерлар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бушлай катнашу мөмкин.
Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча видеоконференция режимында эшче төркем утырышы узды, анда министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Хөрмәтле геодезистлар һәм картографлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Россия Икътисади үсеш министрлыгы балалы хатын-кызлар яки декрет ялындагылар өчен эшкуарлыкны үстерү проектын яңадан башлап җибәрә.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәкләренең федераль челтәре Россия компанияләре белән берлектә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын тормышка ашыру максатында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен яңа бушлай хезмәтләр әзерләде.
«Экватэл» сәүдә йорты» ҖЧҖ суны исәпкә алу приборлары чыгара. Компания яңа төр продуктны – заманча ультратавыш исәпкә алу приборларын эшләтеп җибәрүгә әзерләнә. Предприятие башлангыч җитештерүне 2 айдан башларга һәм 3-6 айдан соң тулы күләмдә чыгара башларга планлаштыра.
Россиядә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр арасында хатын-кызлар өлеше 40 % тан артык тәшкил итә. Җәмгыятебездәге гүзәл затларыбыз «хатын-кызлар» бизнесын гына түгел, ә технологияләр һәм җитештерүләрне дә үстерә. «Минем бизнес» үзәкләре Татарстанда хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүгә ничек ярдәм итә соң? Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм чараларыннан файдаланган бизнесменнарның «уңыш тарихлары» сайлап алынды.
Татарстан экспортчылары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узган таможня законнары мәсьәләләре буенча вебинарда катнаштылар.
Үзбәкстан Республикасында көнкүреш химиясе һәм косметика сата торган Россия кибетләре челтәре ачыла. Танылган кибетләр челтәре Россия җитештерүчеләреннән әлеге категория товарларны, шул исәптән «Хәләл» маркалы продукцияне сатып алуга соратулар исемлеген төзеде.
Казан дәүләт энергетика университеты студентларына «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларында оештырылган «Студентлар стартабы» бәйгесендә үз эшен гамәлгә ашыру өчен грант алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Лекцияне Татарстан Республикасында Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының генераль директоры Айдар Салихов үткәрде.