ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларны Россия эшкуарлары көне белән котлады

2023 елның 26 мае, җомга

Бүген Казанда Галиәскар Камал театры янындагы мәйданчыкта «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты буенча «Мин – Татарстан инде ул» исеме  астында үзмәшгульләр өчен «Минем бизнес» үзәге оештырган ярминкә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Министр билгеләп үткәнчә, Россия эшкуарлыгы көне инде гадәти рәвештә республикабызның эшкуарларын һәм үзмәшгульләрен берләштерүче бәйрәмгә әверелде.

«Эшкуарлык эшчәнлеге Татарстанның икътисади үсешенең этәргеч көче булып тора, яңа эш урыннары булдыруга, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм республика продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга ярдәм итә. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасында эшкуарлар саны арта, бүгенге көндә республикада 170 меңләп кече һәм урта бизнес субъекты һәм 260 меңнән артык үзмәшгуль граждан эшчәнлек алып бара, анда республиканың мәшгуль халкының 40 % ы эшли. Татарстанда бизнес үсә бара. Бу, беренче чиратта, эшкуарларның –инициативалы, максатчан һәм җаваплы кешеләрнең казанышы», – дип ассызыклады ул.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда да дәүләт органнары тарафыннан эшкуарлык инициативасын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эзлекле эш алып барыла. Федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла, законнар камилләштерелә, җитештерү инфраструктурасы киңәйтелә.

«Бүген дөнья бик зур үзгәрешләр алдында тора. Бу чакыруга без уртак тырышлык белән генә җавап бирә алабыз. Эшкарлар берләшмәсе һәм дәүләт хакимияте вәкилләренең уртак эше киләчәктә дә Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга ярдәм итәр һәм республика икътисады үсешенә өстәмә этәргеч бирер дип ышанам. Сезгә хезмәтегездә уңышлар, иҗади энергия һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» – дип өстәде министр.

Шулай ук министр 100 мең сум акчалата призлы «Син эшкуар» эшлекле уенын башлап җибәрде, белем бирү квестында теләгән һәркем катнаша алды. Ярминкә өч көн – 26 – 28 майда эшләвен дәвам итәчәк. Ачык һавадагы күргәзмә-сатуда бөтен республикадан 80 нән артык экспонент продукциясе тәкъдим ителгән – балта осталары остаханәләре эшләнмәләреннән алып, йорт эчен бизәү әйберләренә һәм фермер продуктларына кадәр. Күргәзмәнең үзенчәлеге милли колоритлы эшләнмәләр – бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар иде. Эчемлекләр һәм татар ашлары, стрит-кухня ашлары белән тәм-томнар зонасы аерым тәкъдим ителгән.

Галиәсгар Камал театры янында бәйрәмнең бөтен көннәрендә дә алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк. Алар бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, лотереялар, викториналар үткәрәчәкләр. Шулай ук республиканың иҗат коллективлары һәм музыкантлары чыгышлары планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International