430 артык татарстанлы «Минем бизнес. Беренче эш» проектында катнашткан

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Икътисади үсеш министрлыгы, Эшлекле мохит һәм VK башлаучы эшкуарлар өчен «Минем бизнес. Беренче эш» онлайн-укыту проектын башлап җибәрде. 10 атна дәвамында катнашучыларга тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес-идеядән алып, аны адымлап тормышка ашыруга һәм беренче сатуларга кадәр юл үтәргә туры киләчәк. Проект «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Башка эш» үсеш программасы базасында гамәлгә ашырыла.

Россиянең 85 төбәгеннән 11 меңнән артык кеше үзләрен эшкуарлыкта сынап карарга карар итте. Иң күп катнашучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Чиләбе, Свердловск, Ростов, Иркутск өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан. 430 дан артык татарстанлы «Минем бизнес.Беренче эш» проектында катнашты.

«Беренче эш. Минем бизнес» – бу максатчан программа, ул яшь эшкуарларга бизнесны башлап җибәргәндә берьюлы 2 киртәне җиңәргә булышачак: белем җитмәү һәм башлангыч капитал булмау. Укуны ахырына кадәр тәмамлаган катнашучылар 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлао өчен 500 мең сумга кадәр грантка дәгъва итә алачак. Мондый синергия программа ахырына җиткәндә барлык аспектлар буенча әзер бизнес-проектнлы булырга мөмкинлек бирә», – дип аңлатма бирде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Проектта катнашучылар бизнесны башлау өчен коралларны өйрәнәчәк һәм тәҗрибәле остазлар контроле астында үз эшләрен башлап җибәрә алачак. Һәр үтәлгән бирем өчен «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасыннан «Башка эш» кушымтасында баллар алачаклар. Аларны бонусларга алыштырырга мөмкин: онлайн-сервисларга язылу, ил буйлап сәяхәт итү, сувенир продукциясе. Моннан тыш, акселератор этабына кадәр узган барлык катнашучы VK Реклама платформасында беренче реклама кампаниясен башлау өчен купон, шулай ук эшкуарлар өчен «Премиум Эшлекле мохите» ябык клубына бушлай керү мөмкинлеге алачак.

Уку өч этапка бүленгән. Беренче «Предакселератор» этабы 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар киләчәк бизнес идеясен челтәр режимында эшли алачак, эшкуарның төп коралларын өйрәнәчәк, үз эшләренең моделен формалаштырачак һәм киләсе этапка күчү өчен проектның видео-презентациясен әзерләячәк.

Икенче «Акселератор» этабы 13 июньнән 22 июльгә кадәр узачак. Биредә эш башлаучы эшкуарлар социаль челтәрләрдә бизнесны таныту серләрен беләчәкләр, реклама кампаниясен башлау өчен бонуслар алачаклар һәм үз бизнесларын реаль вакыт режимында сынап карый башлаячаклар.

Программада катнашу һәркемгә бушлай. Проектка кушылырга теләүчеләр сайтта гариза бирә ала.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Россия Президенты башлап җибәргән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International