Россия Икътисади үсеш министрлыгында 2022 елда Дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингына йомгак ясалды. Узган ел рейтингы белән чагыштырганда, төбәкләрнең беренче бишлеге тулысынча яңартылды –Татарстан Республикасы 6 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелде.
Рейтингтагы позиция өч факторны бәяләүдән тора: 2022 елда һәм аннан алдагы елларда Дәүләт-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен бәяләү, шулай ук хакимият органнарының эшен, аларның инвесторлар өчен ачыклыгын һәм Дәүләт-шәхси партнерлык проектларына ярдәм күрсәтергә әзерлеген бәяләү.
2022 елда Дәүләт-шәхси партнерлык үсеше дәрәҗәсе буенча лидерлар бишлегенә Түбән Новгород өлкәсе (74,3 балл), Хабаровск крае (64,4 балл), Омск өлкәсе (62,1 БАЛЛ), Татарстан Республикасы (58,2 балл) һәм Пермь крае (43,8 балл) керде. Өстәвенә, узган елгы рейтинг белән чагыштырганда, беренче биш төбәк тулысынча яңартылган.
«Рейтинг лидерлары элек беренче бишлектәге субъектлар исемлегенә кермәгән төбәкләр булды. Мондый нәтиҗәләргә җирле хакимиятләр тарафыннан Дәүләт-шәхси партнерлыкның эре проектларын эшләтеп җибәрү һәм алга таба гамәлгә ашыру буенча уңышлы эш ирешергә мөмкинлек бирә. Беренче «егермелек»тәге төбәкләрнең абсолют күпчелеге рейтингта үз позицияләрен шактый яхшыртты. Дәүләт-шәхси партнерлык рейтингы нәтиҗәләре РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен гражданнарның тормышы һәм бизнес алып бару өчен уңайлы мохит булдыру өчен Дәүләт-шәхси партнерлык проектларына инвестицияләр җәлеп итү буенча активрак эш алып барырга этәрер дип өметләнәбез. Моңа шулай ук министрлыкның беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендә алып барыла торган төбәк инвестицион стандартын кертү эше дә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов.