«Минем бизнес» үзәге бизнесны таратуның 3 этабы турында сөйләячәк

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

8 июньдә «Минем бизнес» үзәгендә бизнесны киңәйтү һәм үстерү турында бер көнлек тренинг узачак. 

Һәрбер үә торган бизнес киңәйтергә кирәк булган чорга җитә. Масштаблау ул – танылу, табыш, күрсәткечләр һәм әйләнеш үсеше. 

Чара программасы түбәндәге модульләрдән тора:

  • компанияне киңәйтүгә ничек әзерләргә; 
  • озак вакытлы максатларны ничек куярга һәм аларга ирешергә;
  • киңәйтүнең һәр бизнес уза торган 3 этабы; 
  • компанияне киңәйтергә мөмкинлек бирми торган тукталыш факторлары
  • даими танылу үсешен ничек төзергә. 

Тренинг 8 июньдә 16.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат адресында узачак.

Мастер-класста катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк. «Бизнесны киңәйтүнең 3 этабы» тренингы» курсы, 2023 елның 8 июне, 16.00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28.

Чакырылган эксперт – Евгений Паранин – идарә системасы һәм финанслар буенча эксперт, 150 дән артык «Добропек» пекарнясы ноктасы төзегән, әйләнеше елга 1 млрд сумнан артык булган компаниянең ех-финдиректоры.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты башлап җибәргән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында уза торган барлык тренинглар һәм мастер-класслар бушлай һәм эшкуарларга, үзмәшгульләргә һәм үз эшләрен ачарга ниятләүчеләргә туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International