Наталья Кондратова Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп билгеләнде

2023 елның 23 мае, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 22 маендагы 1115-р номерлы боерыгы нигезендә Кондратова Наталья Владимировна Татарстан Республикасы министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры итеп билгеләнде.

«2023 елның 25 маеннан Кондратова Наталья Владимировнаны, элек биләгән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры вазыйфасына билгеләп куярга», – диелә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгында.

ТР Икътисад министрлыгында Наталья Кондратова 2009 елдан бирле эшли, 2019 елдан – министр урынбасары вазифасында. Моңа кадәр территориаль үсеш, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген координацияләү, дәүләт идарәсен камилләштерү, лицензияләү һ.б. буенча эш белән җитәкчелек итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International