Татарстан Республикасы бизнеска иң аз басым ясаучы төбәкләр рейтингында икенче урынны алды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнеска административ басым индексында 2 урынны алды. Мондый мәгълүматлар Мәскәүдә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтлеләрнең Бөтенроссия конференциясендә ачыкланды.

Индекс нәтиҗәләре Россия Федерациясе бизнес-омбудсмены Борис Титовның Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин адресына Россиянең кече һәм урта бизнесындагы вәзгыять турында еллык докладына керәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында бизнеска административ басым индексында 4 нче урында иде.

Төбәкләр буенча индексны исәпләү методикасы Роспотребнадзор, Росприроднадзор, Ростехнадзор, Россельхознадзор, МЧС, Ространснадзор, Росздравнадзор һәм Роструд колачланган контроль һәм күзәтчелек органнары эшчәнлегенең өч күрсәткеченә нигезләнә.

Алдагы күрсәткечләр – контрольдә тотыла торган субъектларның гомуми саныннан контрольгә алынган оешмаларның һәм шәхси эшкуарлар өлеше (азрак булган саен, яхшырак); җәзаларның гомуми саныннан кисәтүләрнең өлеше (күбрәк булган саен, яхшырак); контроль-күзәтчелек һәм профилактика чараларының гомуми санында профилактика чараларының өлеше (күбрәк булган саен, яхшырак). Бу параметрларның гомуми кыйммәте төбәкнең гомуми индекстагы урынын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International