Россия эшкуарлыгы көне кысаларында узган ярминкәдә Татарстанның үзмәшгульләре һәм эшкуарлары 6 млн сумга якын акча эшләгән

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Камал театры каршында узган ярминкәнең өч көнендә бөтен Татарстаннан 210 үзмәшгуль һәм эшкуар 6 млн сумга якын акча эшләгән. Алар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелгән бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарында үз җитештерүләренең уникаль продукциясен тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар кунакларга һәм Казан халкына йорт эче бизәкләре, бижутерия, фермер продуктлары, кием, тәм-томнар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр.

Шулай ук ярминкәдә «Син эшкуар» уенын узган кунаклар арасында 100 мең сумлык акчалата бүләк уйнатылды, ә якшәмбе көнне «Минем бизнес» үзәгеннән белем бирү программаларында катнашкан үзмәшгульләр арасында алып баручылар, диджейлар һәм артистлар эшләде, бөтен республикадан җыелган иҗади коллективлар һәм музыкантлар чыгыш ясады.

Бүген республикада гына да 260 меңнән артык үзмәшгуль граждан исәпләнә. Төбәк үз мавыгуыннан акча эшләргә һәм бу керемне легальләштерергә карар итүчеләргә актив ярдәм итә. Бу ярдәм үз эшен ачуның барлык этапларында да – эшкуарлык нигезләрен өйрәнүдән алып продукцияне танытуга һәм сатуга кадәр кулланыла. Күпчелек чаралар, сервислар һәм хезмәтләр бушлай һәм КУЭ илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәсәлән, үзмәшгульләр продукциясен сату өчен ярминкәләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан 2020 елдан башлап даими оештырыла. Барлыгы 50 дән артык шундый чара үткәрелгән. Быел апрель аенда шундый ук ярминкә «Мега» сәүдә үзәгендә узды, анда үзмәшгульләр 1 млн сумнан артык акча эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International