Идарәче кадрлар әзерләү программасын тыңлаучылар республика предприятиеләрендә стажировка үтәләр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Узган атнада Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 2022/2023 уку елының «Менеджмент» программасының уку планы нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты тыңлаучылары өчен «Казаноргсинтез» ААҖ предприятиесендә стажировка оештырылды.

«Казаноргсинтез» ГАҖ – югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтиленнарны синтезлау буенча Россия лидерларының берсе, шулай ук сэвилен, бисфенол А, поликарбонатларны бердәнбер җитештерүче.

Стажировка узу кысаларында программа тыңлаучылары предприятие эше белән таныштылар, җитештерүнең барлык цехлары эшен өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы Татарстан Республикасында 1998 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм предприятиеләрнең икътисади һәм финанс хәлен яхшыртуга, төбәктә мәшгульлекне тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясауга юнәлдерелгән перспективалы проектларны эшләү һәм апробацияләүнең нәтиҗәле тәҗрибә мәйданчыгы буларак үзен тулысынча күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International