Татарстанда 10 мартка кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 168 меңнән артык, бу узган ел нәтиҗәсеннән 1,6 % ка күбрәк. Эшлекле активлык үсеше бизнес алып бару өчен, шул исәптән, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән уңай шартлар булуын күрсәтә.
Якын көннәрдә ведомство РФ Хөкүмәтенә судтан тыш банкротлык процедурасы мөмкин булган затлар даирәсен киңәйтү турында закон проектын кертәчәк. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов «Интерфакс»та узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
РФ.КУЭ Цифрлы платформасы сервислары һәм продуктларыннан беренче елда 1,8 млн тапкырдан артык файдаланганнар. Шул ук вакытта Платформада хезмәт күрсәтүгә һәм ярдәм чараларына Татарстан эшкуарларыннан 13 мең гариза килгән. Республика Цифрлы платформа аша бирелгән гаризаларны кабул итү һәм эшкәртү буенча илдә алдынгы булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча социаль контракт алучылар өчен түләүсез онлайн-укытуның икенче агымын үткәрәчәк. Вебинар 21-24 мартта узачак. Онлайн укыту эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәнүгә, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзүгә юнәлдерелгән. Исегезгә төшерәбез: бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 350 мең сумга кадәр тәшкил итә, сумма бизнес-планга бәйле.
Казаннан социаль эшкуар «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча үз кабинетында коррекция зонасы өчен яңа җиһазлар сатып алды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге социаль эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтү буенча «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча тренинг үткәрәчәк.
Бизнеска ярдәм итү өчен, РФ Хөкүмәте тикшерүләргә мораторийны озайтты. 2022 елның 29 декабрендә тиешле карарга Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Татарстан Республикасында 2022 елда кертелгән мораторий ярдәмендә республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр саны 10,7 тапкырга кимегән. Мораторий кертү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләр өчен «Маркетплейсларга чыгу» дигән яңа комплекслы хезмәтне башлап җибәрә.
15 мартта 10:00 сәгатьтә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Төркия: экспорт, шул исәптән Төркиянең халыкара электрон сәүдә мәйданчыклары мөмкинлекләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Учи.ру белем бирү платформасындагы онлайн-олимпиада акчаны ничек дөрес кулланырга, сатып алуларны планлаштырырга һәм мошенниклардан сакланырга ярдәм итәчәк. 1-9 сыйныф укучылары өчен олимпиада иң мөһим финанс сорауларына җавап бирәчәк. Чара Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты бурычларына туры китереп үткәрелә. Олимпиадага карата кызыксыну елдан ел арта бара: 2021 елда анда 800 меңнән артык укучы катнашкан булса, ә 2022 елда – 1,6 миллионнан артык.