«Республиканың киләчәге»: Казанда «мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы командаларының финал слеты узды. Проектның финалистлары булган 12 мәктәп компаниясе иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр.

Проектның җиңүчеләре булып Казанның 122 нче гимназиясеннән «Детка» командасы («Бизнес столицы» номинациясе), Арчаның 1 нче урта мәктәбеннән «Busy Kids БИЗИ БЕЗ» командасы («Елның уңышлары» номинациясе) һәм Минзәләнең 2 нче мәктәбеннән «Сәламәтлек кибете» командасы («Киләчәк бизнесы» номинациясе) танылды. Җиңүчеләр «Сколково»га экскурсиягә барачак, ә җәйге каникул вакытында Мәскәүдә М. Горький исемендәге киностудиядә булачаклар , анда бизнесны үстерү өчен промороликлар төшерергә өйрәнәчәкләр.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты 2022 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлады һәм республиканың төрле почмакларыннан, күбесенчә авыл мәктәпләреннән һәм кече шәһәрләрдән 12 мең татарстанлы баланы үз эченә алды. Алар арасыннан эшкуарлык эшчәнлеге белән иң кызыксынган һәм тиешле сәләтләрен күрсәткән кешеләр сайлап алынды. 2022 елның декабрендә алар мәктәп ярминкәсендә катнаштылар, анда үз товарларын сатып алучылар һәм экспертлар хөкеменә тәкъдим иттеләр, ә аннары бизнес-кейслар чемпионатында катнаштылар, аның кысаларында тәҗрибәле Татарстан эшкуарларына бизнесны үстерү идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Проектны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештырды. «Мәктәп бизнес-старты» проектының максаты булып бизнес-лидерларның яңа буынын формалаштыру һәм яшь эшкуарлар санын арттыру өчен шартлар формалаштыру, шулай ук мәктәп укучыларында эшкуарлык фикерләвен формалаштыру аша төбәк икътисадында аларның эшчәнлеген арттыру тора.

«Мәктәп бизнес-старты» безгә балаларны уйларга һәм бизнесменнар кебек эш итәргә өйрәтергә мөмкинлек бирде. Хәзер инде бу укучылар үз продукциясен яки хезмәтләрен чыгаралар, тәэмин итүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашу тәҗрибәсе алдылар. Алар инде эшкуарлар, бары яшь кенә. Аларга проект дәвамында тәҗрибәле бизнесменнарның үз белемнәре белән уртаклашуы да ярдәм итә, алар остазлары ролендә чыгыш ясыйлар. Бу балалар – Татарстан бизнесының киләчәге. Һәм без аларның юл башын күрәбез», –ди «мәктәп бизнес-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова.

Проектны гамәлгә ашыруга программада катнашучыларга консультация биргән тәҗрибәле эшкуарлар зур өлеш кертте. «Гамәлдәге эшкуарлар мәктәп укучыларына үзләренең бизнес-кейсларын ачканда, беренче миллионнарын ничек эшләүләре турында гына түгел, ә үз хаталары турында да сөйлиләр, кыйммәтле тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бу гамәли яктан бик тә файдалы», – дип билгеләп үтте эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Салихов.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова проектның методологик нигезен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Мәгарифне үстерү институты белгечләре эшләвен искәртте.

«Балаларның яшь үзенчәлекләрен аңлый белүче белгечләребез безгә бу проектны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче методология уйлап таптылар. Программа 6-7 сыйныф укучылары өчен иң уңышлысы булып чыкты. Теге яки бу продукцияне җитештерү өчен, укучылар базарны һәм кешеләрнең ихтыяҗларын өйрәнгәннәр. Проект ярдәмендә без балаларны мәктәп яшеннән үк эшкуарлыкка өйрәтәбез, димәк, төбәк икътисады үсеш алачак», – дип билгеләп үтте Закирова.

Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Лотфуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков катнашты.

Мәктәп компанияләренең финал слеты «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International