Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе кысаларында республиканың җир контролен автоматлаштыру буенча пилот проектында катнашуының беренче нәтиҗәләрен тәкъдир итү булды.
«Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы карар» Дәүләт мәгълүмат системасын кулланып муниципаль җир контролен автоматлаштыру» темасына доклад белән Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов чыгыш ясады.
Олег Качанов үз докладында проектның максаты Татарстан Республикасында муниципаль җир контролендә потенциаль бозуларны автомат рәвештә ачыклау буенча уңайлы система кертү, аерым алганда, үз белдеге белән төзелеш, җир кишәрлекләрен үз белдеге белән басып алу, җир кишәрлекләреннән максатсыз файдалану һәм җир кишәрлекләре чикләрен бозу турындагы шикләрне автомат рәвештә ачыклауикәнлеген билгеләде. Хәзерге вакытта пилотта 4 муниципаль район катнаша: Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнары. Киләчәктә әлеге хезмәтне бөтен төбәккә җәелдерү планлаштырылуын да билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы Дәминова Гүзәл өстәмә докладчы буларак чыгыш ясады.
Дәминова Гүзәл пилот проектында катнашу кысаларында якын арада беренче нәтиҗәләрне һәм планнарны игълан итте. Шулай ук муниципаль җир контроле сервисын эшләтеп җибәрү «буш»ка күчмә тикшерүләр үткәрүне мөмкин кадәр киметергә, шуның белән муниципаль җир инспекторларының эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез: җир контролен автоматлаштыру буенча пилот республиканың 4 муниципаль районында 2023 елның 15 маеннан башланып китте. Республика өчен әлеге пилот проектында катнашу күчмә тикшерүләр үткәргәндә барлыкка килә торган контроль (күзәтчелек) органнары чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм контрольдә тотыла торган затларга потенциаль бозулар турында мәгълүматны оператив тәртиптә җиткерү мөмкинлеге бирәчәк, бу, гомумән, үткәрелә торган контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге реформасына ярдәм итәчәк.