Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 31 майда, «Экспорт профессионаллары» экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, B2B-хезмәтләр маркетплейсына багышланган түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
«Экспорт профессионаллары» хезмәте B2B-хезмәтләр маркетплейсы, аның ярдәмендә Россия компанияләре төрле юнәлешләр буенча экспорт бурычларын хәл итү өчен партнер эзләүдән алып таможня рәсмиләштерүенә кадәр квалификацияле белгечләр таба ала.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар хезмәтнең мөмкинлекләре белән танышачаклар, аның өстенлекләре, түләүле һәм бушлай хезмәтләр, шулай ук дәүләт ярдәме белән әлеге хезмәт аша алырга мөмкин булган хезмәтләр турында беләчәкләр. Чарада экспортлаучының шәхси кабинетында маркетплейста эше күрсәтеләчәк.
Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла.
Чара спикеры – Сааде Михаил Юсефович, Россия экспорт үзәге Компанияләр төркеменең экспорт профессионаллары платформасын үстерү буенча өлкән эксперт.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28 («Минем бизнес» үзәге) Шулай ук чараның онлайн-трансляциясе оештырылачак (сылтама соңрак җибәреләчәк).
Чарага теркәлү https://forms.yandex.ru/cloud/646b5603c769f12fdd9bce19/ сылтамасы буенча.
Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча эшкуарлар Наталья Ширеевага +7 (843) 222-90-60 (өст. 279), шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны 8(843) 524-90-90 аша шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.