30 мартта Татарстанда экспортерлар өчен тышкы икътисади эшчәнлек алып бару өчен финанслауны җәлеп итү темасына онлайн-вебинар узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге 28 мартта 10.00 сәгатьтә эшкуарлар өчен «Интеллектуаль милек объектларын техник җайга салу (халыкара сертификацияләү) һәм саклау» темасына вебинар үткәрәчәк.
ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Вениаминович Геллерның Казан дәүләт энергетика университетының укытучылар составы һәм студентлары белән берничә очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россиядә ислам финанслау принциплары буенча эшли торган Казандагы Сбербанкның беренче офисында эш визиты белән булды. Очрашуның бер мәсьәләсе партнерлык банкингы нормаларына туры килгән уртак гарантияле продукт эшләү булды.
Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе 2023 елда Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү һәм үсеш чаралары планын беренче пункты белән хуплаган йөкләмәләр исемлегенә кул куйды.
Чаллыда эре төзелеш предприятиеләренең идарәче компанияләр һәм республика сәнәгать парклары резидентлары белән очрашуы 100 дән артык эшкуарны җыйды. «Тәэминатчы көне»н ТР Икътисад министрлыгы оештырды. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында узды.
Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бер календарь елына хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча бизнестан гаризалар кабул итү ачылды. 2022 елда әлеге хезмәттән республиканың 200 дән артык эшкуары файдаланган.
Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру турында гражданнарның, иҗтимагый оешмаларның һәм бизнесның мәгълүматлылыгын һәм фикерен бәяләү максатыннан үткәрелә торган сораштыруда катнашуыгызны сорыйбыз.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча күрсәтелә торган дәүләт ярдәме Татарстан үзмәшгульләренә өч ел эчендә керемнәрен 18 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Әгәр 2020 елның 1 гыйнварына үзмәшгульләр 4,1 млрд сум акча эшләгән булса, 2023 ел башына исә 75 млрд сум күләмендә керем алган.
Эре төзелеш компанияләренең кече һәм урта җитештерү бизнесы субъектлары белән хезмәттәшлеген активлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЦКР «ИННОКАМ» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә 23 мартта Тәэминатчылар көнен үткәрәчәк.