«Ел экспортеры» россиякүләм конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә

2024 елның 28 июне, җомга

Исегезгә төшерәбез, 30 июньдә экспорт эшчәнлегендә үзенчәлекле нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен РФ Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ел экспортеры» россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Конкурста җиңүчеләрне билгеләү ике этапта узачак. Беренче этапта җиңүчеләрне һәм призерларны — һәр федераль округ дәрәҗәсендә — августтан сентябрьгә кадәр игълан итәчәкләр.  Аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган компанияләр һәм призерлар арасыннан федераль дәрәҗәдә конкурста җиңүчеләр сайлап алыначак.

Федераль этап җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 2024 елның октябрендә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.

2024 елда «Ел экспортеры» премиясе 20 номинациядә тапшырылачак: алты төп (КУЭ өчен аерым һәм эре бизнес өчен аерым, барлыгы 12) һәм биш өстәмә номинациядә (компаниянең зурлыгына бәйле рәвештә, барлыгы 8).

КУЭ өчен төп номинацияләр:
1.      «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры»;
2.       «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры»;
3.      «Агросәнәгать комплексының база продукциясе өлкәсендә ел экспортеры»;
4.      «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры (югары үзгәртеп корулар)»;
5.       «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры»;
6.       «Ел трейдеры».
Өстәмә номинацияләр (төп номинацияләргә өстәп сайларга мөмкин):
7.      «Җаваплы экспортер (ESG)»;
8.      «Иң яхшы хатын-кыз экспортлаучы»;
9.      «Иң яхшы яшь экспорт эшкуары»;
10.     «Ел ачышы»;
11.     «Электрон сәүдә өлкәсендә иң яхшы экспортер».

«Без экспортерлар – чын геройлар, дип күптән әйтәбез, һәм алар турында хикәяләр һәм аларның исемнәре ешрак яңгырасын иде. Конкурс вакытында без Россиянең барлык почмакларыннан компанияләрдән 6 меңнән артык шундый илһамлы хикәя турында белдек. «Ел экспортеры» исеме – бөтен илгә үз уңышларың турында белдерү мөмкинлеге. Бу горурлык, продуктның сыйфаты, компаниянең ышанычлылыгы билгесе һәм кулланучылар да, партнерлар да аңа ышана алуларын раслау. Мин барысын да конкурста катнашырга һәм үз казанышлары турында белдерергә чакырам», – дип ассызыклады Россия экспорт үзәге генераль директоры Вероника Никишина.

Катнашу өчен гаризаны 30 июньгә кадәр Россия экспорт үзәге сайтында электрон анкета тутырып бирергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/awards.

Исегезгә төшерәбез, экспортерлар өчен ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International