Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтовның Россия уйлап табучысы һәм рационализаторы көне белән котлавы

2024 елның 29 июне, шимбә

Россиядә уйлап табучы һәм рационализатор көне ел саен июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул 29 июньгә туры килде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уйлап табучыларны һәм рационализаторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 
 
Хөрмәтле дуслар, Сезне Уйлап табучы һәм рационализатор көне белән котлыйм!

Бу  – үз тормышларын иҗади эзләнүгә, яңа идеяләр булдыруга һәм тормышка ашыруга, җитештерү технологияләрен камилләштерүгә, кеше тормышы өчен уңайлы шартлар булдыруга багышлаган төрле һөнәр ияләренең һөнәри бәйрәме.

Сез эшләгән инновацияләр икътисадның төрле тармакларында кулланыла, предприятиеләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга һәм республикабызның тотрыклы үсешенә ярдәм итә.

Сезгә илһам, иҗади уңышлар һәм яңа идеялар телим. Сезнең проектлар канәгатьлек китерсен, кешеләргә кирәкле һәм файдалы булсын.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International