Министр урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова җайга салу сыйфатын һәм нигезлелеген арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

 2024 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган ведомствоара киңәшмә  2024 елның беренче яртыеллыгында республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләренә һәм 2024 елның икенче яртыеллыгына бурычларга багышланды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, республика контроль (күзәтчелек) органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, эшкуарлар берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне һәм республика норматив хокукый актларына экспертиза үткәргәндә бизнес-берләшмә белән хезмәттәшлекне камилләштерү мәсьәләсе аерым тикшерелде.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова билгеләп үткәнчә, эшкуарлык һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләренең фикере җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза үткәрү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр әзерләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алына.

Ахырда министр урынбасары республика башкарма хакимият органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм бизнес-берләшмәләрнең уртак бурычы – җайга салу сыйфатын һәм нигезлелеген арттыру, дип ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International