Динар Шакиров «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанда инновацион чишелешләр эшләүчеләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде

2024 елның 28 июне, җомга

Россия уйлап табучысы һәм рационализаторы көне алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров «Татар-информ»га биргән интервьюсында республикада Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында нинди эш алып барылуы турында: Россиянең технологик суверенитетына ирешү өчен, инновацион технологик предприятиеләргә дәүләттән финанс ярдәме алу өчен Татарстан нәрсә эшли – шул хакта сөйләде.

Динар Шакиров хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында республика Хөкүмәте тарафыннан университетлар, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә 131 чараны үз эченә алган юл картасы расланган.

Инновацияләргә ярдәм фонды кече инновацион эшкуарлыкны үстерүнең иң нәтиҗәле институтларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы эшкуарлары, яңа эш башлаучыларны да кертеп, Фонд белән актив хезмәттәшлек итәләр, барлык ярдәм күрсәтү инструментларында катнашучылар һәм грантлар алучылар булып торалар: төзелгән программалар линиясе Фонд белән бергә идеядән чит ил базарларына чыгуга кадәр үсәргә мөмкинлек бирә.

Фонд төрле максатчан төркемнәргә һәм проектлар үсеше дәрәҗәләренә юнәлдерелгән программаларның киң спектрын тормышка ашыра. Алар арасында «Инношкольник», «УМНИК», «Студентлар стартабы», «Старт», «Үсеш», «Коммерцияләштерү» һәм «Интернационализация» кебек программалар бар.

Ярдәм программалары кысаларында конкурслар вакыт-вакыт яңартылып тора. Мәсәлән, 2024 елда Инновацияләргә ярдәм фонды ике яңа конкурска гаризалар кабул итү турында игълан итте: «Старт-Станок төзелеше» һәм «Үсеш-Станок төзелеше».

Татарстан Республикасында Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиллеге эшли. Аның функцияләрен Икътисад министрлыгы карамагындагы оешма – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды башкара.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Фондның төбәк вәкиллеге, инновацион үсеш институтлары һәм университетлар белән берлектә яшь галимнәрне, стартапларны һәм яңа кече инновацион компанияләрне Инновацияләргә ярдәм итү фонды программаларына җәлеп итү буенча даими һәм методик эш алып бара.

Узган ел Татарстан Республикасы өчен проектлар исәбе буенча да, хупланганнары исәбе буенча да бик нәтиҗәле булды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча 737 млн.сумлык 364 проект хупланган.

Инновацион предприятиеләр технологик суверенитетка ирешүгә ярдәм итә, бу «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында икътисадның реаль секторын үстерүнең төп бурычларының берсе булып тора.

Моннан тыш, министр урынбасары технологик һәм инновацион стартапларга интеллектуаль милекне якларга кирәклеген дә билгеләп үтте. Аның хокуклары никадәр якланган булуына еш кына проектның алга таба уңышлылыгы, ә кайвакыт аның булуы һәм үсеш мөмкинлеге дә бәйле.

Ул шулай ук үз хокукларыңны теркәү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә әйтте. Татарстан Республикасында интеллектуаль милек өлкәсендә компетенцияләр үзәге булдырылды, ул  – «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе, ул республика Икътисад министрлыгына карый.

Технологик проектларын тормышка ашыручы эшкуарларның нинди ярдәм чараларына өмет итә алуы турында тулырак итеп  «Татар-информ»да чыккан мәкаләдә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International