Татарстан эшкуарларына патент тикшеренүләрен бушлай үткәрү мөмкинлеге бар

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Хезмәтне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мой бизнес» төбәк үзәге бушлай күрсәтә.

Патент тикшеренүләрен үткәрү буенча ярдәм хуҗалык эшчәнлеге объектларының техник дәрәҗәсен һәм үсеш тенденцияләрен, аларның патент сәләтен, патент чисталыгын, патент һәм башка мәгълүмат нигезендә конкурентлык сәләтен тикшерүне үз эченә ала

Хезмәт комплекслы булып тора һәм түбәндәге чаралардан тора:
- патент тикшеренүләрен үткәрү өчен биремнәр эшләү;
- мәгълүмат эзләү регламентын эшләү;
- Россия һәм чит ил патент мәгълүмат базаларында патент һәм башка фәнни-техник һәм икътисадый мәгълүматны эзләү һәм сайлап алу;
- тикшеренүче техника төре буенча сайлап алынган мәгълүматны системалаштыру һәм анализлау;
- техника дәрәҗәсен һәм үсеш тенденцияләрен тикшерү, техника объекты базарында конкурентларны ачыклау;
 - тикшерелә торган техника объектының саклау сәләтен ачыклау;
 - тикшерелә торган объектны алга таба хокукый яклау мөмкинлеге турындагы тәкъдимнәрне нигезләү;
 - нәтиҗәләрне гомумиләштерү, нәтиҗәләр һәм киңәшләр әзерләү һәм патент тикшеренүләре турында хисап төзү.

Хезмәт нәтиҗәсе булып ГОСТ Р.15.011-2022 «Продукцияне эшләп чыгару һәм җитештерүгә кую системасы. Патент тикшеренүләре. Эчтәлеге һәм уздыру тәртибе» таләпләренә ярашлы рәвештә патент тикшеренүе турында хисап булачак.

Патент тикшеренүен үткәрү вакыты 2 айдан артмый.

Патент тикшеренүләрен үткәрү өчен гариза бирергә һәм аның нәтиҗәсен онлайн рәвештә  МСП.РФ цифрлы платформада шәхси кабинетта күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International