Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге тәэмин итүнең 1 категория сыйфатына кертелде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге беренче тапкыр тәэмин итү сыйфатының 1 категориясенә кертелде.

Мондый карар Россия Банкының директорлар советы тарафыннан 2024 елның 21 июнендә кабул ителде.

Хәзер, эшкуарларның кредитлары һәм башка шартнамәләре буенча йөкләмәләрне тәэмин итү сыйфатында кредит оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген җәлеп иткәндә, кредит оешмалары ссудалар буенча мөмкин булган югалтуларга резервларны 100% күләмендә төзәтә (киметә) алачак (Россия Банкының «Кредит оешмаларының ссудалар, ссуда һәм аңа тиңләштерелгән бурычлар буенча мөмкин булган югалтуларга резервлар формалаштыру тәртибе турында» 28.06.2017 ел, №590-П нигезләмәсенә ярашлы рәвештә).

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме республика эшкуарлары һәм үзмәшгуль гражданнары арасында кирәкле һәм актуаль. Хәзер аннан Татарстан бизнесының тагын да күбрәк вәкилләре үз эшләрен үстерү өчен файдалана алачак.

2024 елда 26.06.2024 карата 1,8 млрд сумлык 364 поручительство бирелгән, шуның ярдәмендә Татарстан эшкуарлары 4,3 млрд сум заем финансларын җәлеп итә алган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларга заем финансларын (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International