ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе Президентының «2015 елда социаль мөһим проектларны һәм  кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы һәм граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү турында» 2015 елның 1 апрелендәге 79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә агымдагы елның 1 октябрендә Президент грантларын бүлү буенча 2015 елның өченче конкурсы старт алды. 
Эшкуарлыкны үстерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2015 елның 9 октябрендә  1078нче карары кабул ителде. Имзаланган документ белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376нчы карары  белән расланган  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (алга таба – КФҮ) эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  «2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында»  закон проектын тикшерделәр һәм беренче укылышта кабул иттеләр. 2016-2018 елларга республика социаль-икътисадый үсеше фаразлары турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Россия Президентының И(б)ФОнда Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич  Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләренең иң югары вазыйфаи затлары урынбасарлары өчен үткәрелгән белем бирү семинарында чыгыш ясады. Семинар эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
2015 елның 16 октябрендә  Korston Club Hotel конференц-үзәгендә  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы»  АКБО (алга таба - Агентлык) «Курс - инвестицияләргә» темасына семинар үткәрде. Семинар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
Документларда сатып алу өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм экспертларның эш функцияләре, әлеге хезмәткәрләргә карата куелган таләпләр, һәм шулай ук  вазыйфалар атамаларының мөмкин булган вариантлары тасвирламалары язылган.
Семинарда спикер сыйфатында әйдәп баручы  бизнес-тренер, персоналны бәяләү эксперты, сатулар  һәм уен-симуляцияләр төзү өлкәсе белгече Мира Мәннапова  чыгыш ясаячак.  Ул сатуларны планлаштыру, товар һәм хезмәт күрсәтүләрне тәкъдир итү турында сөйләр һәм клиентлар белән ничек  дөрес итеп сөйләшүләр алып баруны аңлатыр.
Семинарда  инжиниринг бәясе позициясеннән караганда төзелеш бәясе белән идарә итүнең гамәли аспектлары каралды һәм проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәргәндә туа торган төп проблемалар ачыкланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 2015 елның 20 октябренә кадәр озайтылуын хәбәр итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International