Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 20 октябрьгә кадәр озайтылды

2015 елның 16 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 2015 елның 20 октябренә кадәр озайтылуын хәбәр итә. 

Республика сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча тиешле номинацияләрдә җиңүче дип табылган   «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ»  ДБУ филиалы федераль дәрәҗәдә «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гариза тапшырачак.

Гаризаларны кабул итү адресы: «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ»  Дәүләт бюджет учреждениесе Үзәк аппараты, 420054, Казан ш., В.Кулагин ур., 1; 4 кат, каб. 412. Белешмәләр өчен телефон номерлары: (843) 590-00-10, 533-10-28. Гаризалар 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында Нигезләмә, КФҮнең конкурста катнашу  гаризасы  формасы һәм таләп ителгән документлар исемлеге түбәндәге сылтама буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International