ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга
Конференция намуссыз көндәшлекнең бүгенге халәтен сыйфатлаган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүгә багышлана: әлеге өлкәдә монополиягә каршы нәтиҗәле җайлау һәм көндәшлек хокукы номаларын хокукый куллану проблемалары, дәүләт һәм төбәк структуралары хезмәттәшлеге механизмнары, һәм шулай ук  Россия Федерациясенең реаль социаль-икътисадый халәтен анализлау сораулары каралачак.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды»  Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге төбәкара бизнес-миссия кысаларында Кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек һәм сәнәгать округлары буенча Россия – Италия эшче төркеменең XXIV утырышында катнаша. Утырыш 2015 елның 15-16 октябре көннәрендә Чувашия Республикасының башкаласы Чебоксарда үткәрелә. 
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «БИЗНЕС Online» газетасының «Эшлекле җәмәгатьчелек белән Интернет- конференцияләр» проектында катнаша. Икътисад министры республиканың  социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләре, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларының кайсылары иң нәтиҗәле саналуы турында сөйләр, дип планлаштырыла.
Әлеге Концепциянең максаты – Россиядә иң яхшы инновацияле-җитештерү үзәге төзү, территориянең комплекслы үсешенең сәнәгать һәм технологик куәтне халыкның югары тормыш сыйфатына нәтиҗәле рәвештә трансформацияләргә мөмкинлек бирә торган перспективалы моделен эшләү максатында югары технологияле кластерны үстерү.  

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасында «Рус географик җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Төбәк бүлеге, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән, начар ишетүче яшьләр арасында драйверларны әзерләүгә юнәлдерелгән «Чикләрне киңәйтеп» социаль проекты нәтиҗәләрен  тәкъдир итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыру  СЮ КБО арасында 2014 елда ТР бюджетыннан субсидия алу хокукы өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурс кысаларында алынган субсидияләр хисабына мөмкин булды. 

2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 3нче укылышта  «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча масштаблы инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм коммуналь- көнкүреш билгеләнешендәге объектларны урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен арендага бирү мөмкинлеге критерийларын раслау өлешенә кагыла.
Конкурс комиссиясенең 2015 елның 12 октябрендә уздырылган йомгаклау утырышында  2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына СЮ КБО арасында үткәрелгән конкурста җиңгәннәрнең биреләчәк субсидия күләме дә күрсәтелгән исемлеге расланды.
«Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан «Җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча ярдәм күрсәтү конкурсы комиссиясе утырышына йомгак ясалды. 
Cатып алына торган җиһазларның базар бәясен билгеләү экспертизасы  бәяләмәсен бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе  бәяләү компанияләре арасында юридик затларны аттестацияләү буенча алынган  гаризаларны карады.
Лицензиягә дәгъва кылучылар, лицензиатлар гаризалары буенча документар тикшерүләр вакытында еш кына гаризада күрсәтелгән  күчемсез милек объектларын бер-берсенә бәйләү (әйтик, бинаны җир кишәрлегенә)  мәҗбүрияте туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International