Сатып алулар өлкәсе белгече һәм эксперты өчен һөнәри стандартлар расланды

2015 елның 16 октябре, җомга

Документларда сатып алу өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм экспертларның эш функцияләре, әлеге хезмәткәрләргә карата куелган таләпләр, һәм шулай ук  вазыйфалар атамаларының мөмкин булган вариантлары тасвирламалары язылган.

Хезмәт министрлыгында расланган стандартлар  Юстиция министрлыгына теркәлү өчен җибәрелгән.

РФ Хезмәт кодексына кертелгән үзгәртмәләргә ярашлы рәвештә, 2016 елның 1 июленнән эш бирүче, әгәр алар закон тарафыннан каралган икән,  квалификация таләпләре өлешендә  хезмәткәргә карата  һөнәри стандартлар кулланырга тиеш була. 44-ФЗ номерлы Законда әлеге таләпләр каралганга, Юстиция министрлыгында теркәлү үткәннән соң, югарыда аталган өлешләрдә һөнәри стандартларны куллану күрсәтелгән датадан башлап мәҗбүригә әйләнәчәк. 

Моннан тыш, заказчылар, тиешле хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программаларын һәм курсларын сайлаганда, әлеге стандартлардан файдалана алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International