Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Каты коммуналь калдыкларның күләмен һәм (яки) массасын коммерция ягыннан исәпкә алу кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.