Татарстан Республикасы «Инвестицияле фәрештә» халыкара премиясенә лаек булды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО ярдәме белән «Инвестицияле фәрештә» халыкара инвестиция премиясе белән бүләкләү тантанасы уздырылды.Премияне оештыручы  «Бөтендөнья тотрыклы үсеш оешмасы» СИА һәм рәсми статистика мәгълүматлары нигезендә инвестцияләр өчен иң яхшы дип табылган Россия Федерациясе субъектлары, һәм шулай ук иң актив Россия һәм чит ил инвесторлары буенча нәтиҗәләрне игълан итте.
 
Татарстан Республикасы иң имин инвестицион климатка ия Россия Федерациясе субъекты номинациясендә «алтынга» лаек булды. «Ел инвесторы» номинациясендә Татарстаннан  «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ компаниясе «көмеш» алды, ә «Елның технологик инвесторы» номинациясендә «бронза» белән Татарстанда теркәлгән тагын бер компания - «ФОРД Соллерс Алабуга» ҖЧҖ бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International