«Яңа Тура» Технополисын төзү» инвестицияле проектын гамәлгә ашыру соравы Икътисад министрлыгында тикшерделәр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Яшел Үзән  муниципаль районы Башкарма комитеты, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча лицензия-рөхсәт эшләре үзәге, «Яңа Тура»  Технополисы» ИК вәкилләре катнашында «Яңа Тура» Технополисын төзү» инвестицияле проектын гамәлгә ашыру соравы буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Яшел Үзән моношәһәренең  «Яңа Тура» Технополисын төзү» инвестицияле проекты буенча Моношәһәрләрне үстерү фондына  гариза бирү өчен һәм «Яңа Тура» Агрополисы төзелешен башлау буенча документлар пакетын әзерләү сораулары каралды.

«Яңа Тура» Агрополисы  төзелешенә кертеләчәк инвестицияләрнең күләме якынча  4,1 млрд сумны тәшкил итәчәк. Резидентлар белән берлектә  2,1 меңнән артык яңа эш урыны ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International