«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО һәм «Россия Саклык банкы» ААҖ вәкилләре очрашуында Фонд эшендәге төп үзгәрешләрне тикшерделәр

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО һәм «Россия Саклык банкы» ААҖ арасында  «Россия Саклык банкы» ААҖ һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО  хезмәттәшлеге» чарасы уздырылды. Очрашу видеоконференция элемтәсе форматында оештырылды. Анда Фонд директоры Сергей Болотаев һәм Татарстан Республикасы территориясендә иң эре клиентлар белән эшләү департаменты вәкилләре катнашты. Очрашу барышында  Фонд эшендә юридик затлар белән эшләүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән төп үзгәрешләр һәм җаваплылык йөкләмәләрен бирүнең тизлеге сораулары тикшерелде. Чараның нәтиҗәсе – Фонд поручительстволары катнашлыгында  кече һәм урта эшкуарлык субъктларына Банк кредитларын бирү эшен активлаштыру турында карар кабул итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International