Икътисад министрлыгының «Бизнес-десанты» Татарстан Республикасының 28 муниципаль берәмлегендә бушлай белем бирү семинарлары үткәрде

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  «Бизнес-десант» белем бирү проекты вәкилләре Түбән Кама, Әгерҗе һәм Яңа Чишмәдә булдылар. Әлеге районнарның эшкуарлары Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләреннән Татарстанда эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү, «Бизнес нация» проекты вәкилләреннән бизнесның яңа юнәлешләрен эшләтеп җибәрү өчен әзер комплектлар турында җентекле мәгълүмат алдылар, һәм шулай ук урында үз сорауларын бирә һәм район администрацияләре вәкилләреннән аларга җавап ала алдылар. Моннан тыш, семинарда катнашучылар маркетинг һәм сатулар буенча тәҗрибәле бизнес-тренерлар үткәргән  тренингта  катнаштылар.

Исегезгә төшерик. Татарстан Республикасы Икътиад министрлыгы  2015 елның 17 ноябреннән 17 декабренә кадәр эшкуарлар өчен «Бизнес-десант» аталган белем бирү семинарлары сериясе оештырылды. Татарстанның 45 район үзәгендә (Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен кертеп) барлыгы 52 чара үткәрү каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International