2015 елның 1 декабрендә Казанда, «Пирамида» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды ТР Икътисад министрлыгы химаясендә «Россиянең яшь эшкуары – 2015» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Конкурс уңышлы бизнес-проектларны һәм иң яхшы яшь эшкуарларны ачыклауга, яшьләр мохитендә эшкуарлык активлыгын үстерү максатында бизнесны алып баруның уңышлы, үрнәк булырлык мисалларын күрсәтүгә багышланган.
Аерым номинацияләрдә түбәндәгеләр җиңүче булды:
«Уңышлы старт» - Яр Чаллы шәһәреннән Давид Абрамошвили, тыгыз ишегалларында экопарковкалар оештыру проекты белән;
«Студент бизнесы» - Казан шәһәреннән Айрат Хәлиуллин, йөз баллга ия булган студентлар тарафыннан укучыларны БДИга әзерләү проекты белән;
«Авыл хуҗалыгы» - Азнакай районыннан Рәмис Сәхәпов, сөтчелек җитештерүе проекты белән;
«Франчайзинг» - Казан шәһәреннән Артём Захаров, франшизалар булдыру һәм сату проекты белән;
«Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе» - Мамадыш районыннан Нияз Вәгыйзов, ритуаль хезмәтләр күрсәтү проекты белән;
«Җитештерү» - Казан шәһәреннән Павел Малюшкин, резина вакларыннан ябу материаллары җитештерү һәм җәю проекты белән;
«Хатын-кыз эшкуарлыгы» - Казан шәһәреннән Эльвира Михалёва, балалар өчен мәйданчыклар оештыру проекты белән;
«Гаилә бизнесы» - Казан шәһәреннән Әмир Алекаев, спорт уеннарын популярлаштыру проекты белән.
Конкурсның абсолют призёрлары һәм җиңүчеләре (Гран-при) түбәндәге катнашучылар булды: 3нче урын – Айрат Хәлиуллин, 2нче урын – Эльвира Михалёва һәм 1нче урын – Павел Малюшкин. Тамашачылар мәхәббәте призы Рәмис Сәхәповка тапшырылды. Конкурсның барлык җиңүчеләре һәм призерлары төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.