Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә сатып алуларны башкару өчен электрон сәүдә мәйданчыгын сайлап алу турындагы сорау буенча аңлатма бирде.
Россия МКФХ фикере буенча, 44-ФЗ номерлы Законга ярашлы сайлап алынган электрон мәйданчыкның аппарат-программа комплексы сатуларны 223-ФЗ номерлы Закон таләпләренә ярашлы рәвештә үткәрүне тәэмин итү мөмкинлеге тудыра.
«Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП оператор сыйфатында эшләгән zakazrf.ru федераль электрон сәүдә мәйданчыгы 44-ФЗ номерлы Закон буенча эшли һәм әлеге таләпләргә тулысынча туры килә.