«Роботлар һәм сәнәгатьне автоматлаштыру. Татарстан 2015» күргәзмә-форумына чакырабыз

2015 елның 12 декабре, шимбә

«Роботлар һәм  сәнәгатьне  автоматлаштыру. Татарстан 2015» күргәзмә-форумы  2015 елның 15 декабрендә түбәндәге адрес буенча урнашкан   Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Казан технопаркының Икенче мәйданчыгында уздырылачак: Яр Чаллы ш., Машина төзүчеләр ур., 91.

Күргәзмәне «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» Дәүләт автоном учреждениесе оештыра.

ИТ-парк резидентлары эшләнмәләре белән сәнәгать роботлары өлкәсендәге иң яңа казанышлар синтезын күрсәтү  форумның төп максатларының берсе булып  тора.

Форум кысаларында,  роботларны, санлы-программалы идарә ителешле станокларны һәм роботлаштырылган сыгылмалы җитештерү системаларын кулланып, сәнәгать предприятиеләрен комплекслы автоматлаштыру буенча идея-чишелешләр тәкъдим җителәчәк.
 
Түбәндәге сайтта: www.itpark-chelny.ru  яисә +7 937 620 68 37 телефон номеры буенча шалтыратып теркәлүегезне сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International