Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү барышында мәгълүмати технологияләрне куллану подкомиссиясенең 2015 елда соңгы, йомгаклау утырышы узды. Утырышта катнашучылар «Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең ачык платформасы» сервисы үсешенең якынча нәтиҗәләрен ясадылар һәм ЗАГС органнарының өстенлекле төбәк хезмәт күрсәтүләрен оптимальләштерү буенча чаралар планын тикшерделәр.
Утырышта Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталы базасында «Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең ачык платформасы» сервисын гамәлгә кертүнең якынча нәтиҗәләре яңгырады, һәм шулай ук алга таба әлеге сервисны үстерү планнары тәкъдим ителде.