2015 елның 10 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе тарафыннан ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 15 300 000 сумлык 20 гариза каралды. Комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме 14 400 000 сумлык 17 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.