Татарстан Рееспубликасы Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең 2015 елның 12 декабрендә Казан Ратушасында уздырылган уртак коллегиясендә 2015 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлешенә йомгак ясалды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов, Россия Федераль казначылыгы җитәкчесе Роман Артюхин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов докладлар белән чыгыш ясадылар.
Коллегия тәмамланганнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов мәгълүмати технологияләр һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар. Күргәзмә Казан Ратушасы фойесында оештырылган иде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов РФ финанслар министры Антон Силуановка Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгаь паркларының эше турында сөйләде. Ул сәнәгать парклары эшчәнлегеннән кергән салым күләмнәрен атады, һәм шулай ук паркларның урнашу географиясе турында мәгълүмат җиткерде. Республикада барлыгы 45 сәнәгать паркы эшчәнлек алып бара.
Россия финанслар министры Антон Силуанов проектларга күзәтү ясаган өчен рәхмәтен белдерде һәм республикада сәнәгать парклары эшчәнлегенә уңай бәя бирде.