Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «ТР КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары өчен салым салуны оптимальләштерү» семинарына чакыра

2015 елның 12 декабре, шимбә

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында агымдагы елның 17 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «ТР КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары өчен салым салуны оптимальләштерү. Хәвефләрне киметү методлары».

Чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан ш., Пушкин ур., 18. Семинар 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9:30.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Алина Крохинага мөрәҗәгать итә аласыз, тел.: +7 (906) 326-27-98.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International