Республика гражданнары Татарстандагы 50 КФҮ филиалының теләсә кайсы аша www.gosuslugi.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең федераль порталында теркәлә алалар

2015 елның 12 декабре, шимбә

«Бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр (шул исәптән электрон формада)  системасын үстерү кысаларында, республика гражданнары өчен дәүләт һә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ)  аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең федераль порталында  (www.gosuslugi.ru) теркәлү мөмкинлеге тудырылды.

Теркәлү, үзеңнең исәпкә алу язмаңны раслау, һәм шулай ук Федераль порталга керүне яңадан торгызу гамәлләрен 2015 елның декабре уртасыннан «КФҮ» ДБУнең республика муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында урнашкан 50 филиалының теләсә кайсында башкарып булачак.  Республика КФҮнең барлык филиаллары да Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасына  (ИАБС) кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International