2015 ел йомгаклары буенча муниципаль контрольгә багышланган чаралар буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгълүмат тапшыру сораулары тикшерелгән киңәшмә 2015 елның 10 декабрендә үтте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын кушып, видеоконференцэлемтә режимында оештырылды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2015 елның I яртыеллыгы өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан «Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар» дип аталган 1-контроль статистик күзәтү формасының тапшырылуы торышын яктыртты, һәм шулай ук 2015 ел йомгаклары буенча муниципаль контрольгә караган мәгълүмат тәртибендәге үзгәрешләрне җиткерде. Киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урыннарда муниципаль контроль өчен җаваплы затлар, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 28 октябрендәге 1149нчы Карарына ярашлы рәвештә, агымдагы елда «Мониторинг» Мәгълүмат системасына караган «Контроль-күзәтчелек органнарының эшчәнлегенә мониторинг» системасының эше төгәлләнә. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру һәм мондый контрольнең нәтиҗәлелеге турындагы докладлар, һәм шулай ук 1-контроль статистик күзәтү формасы буенча мәгълүматлар хәзер «Идарә» Дәүләт автоматлаштырылган системасына («Идарә» ДАС) кертелә. Шулай итеп, федераль дәрәҗәдә «Идарә» Дәүләт автоматлаштырылган системасы бердәм мәгълүмат системасы буларак билгеләнә. Аңа хакимият органнары эшчәнлекнең тулы бер юнәлешләре буенча (май указларының үтәлеше, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, лицензияләштерү һ.б.лар буенча) мәгълүмат кертергә тиеш булалар.