2016 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.
2015 елда «Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Россия экспортерларына ярдәм итүнең «Инвестицион лифт» дип аталган яңа механизмы эшләтелеп җибәрелде.
2016 елның 11 гыйнварында Бразилия Федератив Республикасы Үсеш, сәнәгать һәм тышкы сәүдә министрлыгының Тышкы сәүдә буенча секретариаты Россия Федерациясе һәм Көньяк Африка Республикасыннан импортлана торган н-бутанолга карата демпингка каршы тикшерү эшен башлау инициативасы белән чыкты.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2016 елның 20 гыйнварыннан 2016 елның 19 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасында катнашу өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.
Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте 2016 елда 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә тулаем федераль статистик күзәтү оештырачагын игълан итте.
2016 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» Федераль законга туры килүне бәяләү һәм туры килүне мониторинглауны Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм (яки) алар төзегән оешмалар тарафыннан башкарылуына «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте тарафыннан мониторинг уздыру тәртибе турында» 2015 елның 21 ноябрендәге 1255нче карары үз көченә керә.
Россия Федерациясе территориясендә иң уңышлы тәҗрибәләрне тарату максатында 2016 елның 19 гыйнварында Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның «Муниципаль тәҗрибәләр атласын сынап караудагы уңышларның төп факторлары һәм казанышлары. Перспективалар һәм киләчәккә таләпләр» темасы буенча стратегик сессиясе узды.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 26 ноябрендәге 1268нче карары белән кече эшкуарлык субъектының тикшерүләрнең еллык планыннан үзе турында мәгълүматны юкка чыгаруны сорап контрольлек итүче органга гариза яза алуы турындагы кагыйдәләр билгеләнде. Шулай ук моның өчен нинди документлар таләп ителүе, гаризаларны кем һәм нинди вакыт аралыгында карарга тиешлеге дә билгеләнде.
2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда кече эшкуарлык субъектларына карата планлы тикшерүләр үткәрүгә тыю кертелде. Соңгы өч елда эшчәнлекләрен административ рәвештә туктату, лицензияләрен туктату һәм алу, дисквалификацияләү кебек чаралар күрелеп, тупас закон бозуларга барган предприятиеләр генә чыгарма булып тора.