Бразилия импортлаштырыла торган н-бутанолга карата демпингка каршы тикшерү эшен башлау инициативасы белән чыкты

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе


2016 елның 11 гыйнварында  Бразилия Федератив Республикасы Үсеш, сәнәгать һәм тышкы сәүдә министрлыгының Тышкы сәүдә буенча секретариаты Россия Федерациясе һәм Көньяк Африка Республикасыннан импортлана торган н-бутанолга карата демпингка каршы тикшерү эшен башлау инициативасы белән чыкты. Товар МЕРКОСУР (NCM) берләштерелгән товар номенклатурасының  2905.13.00 коды буенча классификацияләнә.

Кызыксынган җитештерүчеләргә һәм экспортерларга рәсми белдерү басылып чыккан датадан соң 20 көн эчендә әлеге тикшерүгә теркәлү мөмкинлеге бирелә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Тышкы икътисадый эшчәнлекне координацияләү, үстерү һәм җайлау департаментына мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8 (495) 651-77-98.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International