Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен үтәүнең барышы турында

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе


2016 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды. 

Утырышта каралган төп сорау инвалидларның белем ала алуын һәм аларның мәшгульлеген арттыруга кагылды, атап әйткәндә, махсуслаштырылган белем бирү программаларын һәм инвалидны укытуга шәхси якын килүне гамәлгә кертү, һәм шулай ук белем бирү биналарын махсуслаштырылган техник чаралар белән җиһазлау, Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасының гамәлдә булу вакытын 2020 елга кадәр озайту, 2012-2015 елларда инвалидларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри белем ала алуларын тәэмин итү сорауларын билгеләп китәргә кирәк.

Утырышта Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International