Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 26 ноябрендәге 1268нче карары белән кече эшкуарлык субъектының тикшерүләрнең еллык планыннан үзе турында мәгълүматны юкка чыгаруны сорап контрольлек итүче органга гариза яза алуы турындагы кагыйдәләр билгеләнде. Шулай ук моның өчен нинди документлар таләп ителүе, гаризаларны кем һәм нинди вакыт аралыгында карарга тиешлеге дә билгеләнде.
Алдарак «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда шәхси эшкуарларның һәм юридик затларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2016-2018 елларга кече бизнес субъектларының күпчелеге өчен «күзәтчелек каникуллары» каралган иде: аларга карата планлы тикшерүләр үткәрелми.