Исегезгә төшерик, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмне киңәйтү кысаларында 2015 елда «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ төзелде. Әлеге үсеш институтының кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендәге вәкаләтләре, бурычлары һәм функцияләре «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1 - 25.2 маддәләрендә билгеләнгән. Корпорация «Кредит гарантияләре агентлыгы» Банкныкы булмаган депозит-кредит оешмасы» АҖ базасында Тышкы икътисадый банк структурасына караган «Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм банкы» АҖ катнашында төзелгән.
2016 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» Федераль законга туры килүне бәяләү һәм туры килүне мониторинглауны Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм (яки) алар төзегән оешмалар тарафыннан башкарылуына «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте тарафыннан мониторинг уздыру тәртибе турында» 2015 елның 21 ноябрендәге 1255нче карары үз көченә керә.